Барлык яңалыклар
Новости
21 октябрь , 14:19

Якуповлар “Авыл гаиләсе” номинациясендә җиңгән

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров  социаль челтәрләрдә Благовар районының Языково авылында яшәүче Гөлнара һәм Альберт Якуповлар гаиләсен "Ел гаиләсе" Бөтенрусия конкурсында җиңүләре белән котлады

Якуповлар “Авыл гаиләсе” номинациясендә җиңгән
Якуповлар “Авыл гаиләсе” номинациясендә җиңгән

Дүрт малай тәрбияләүче Якуповлар 11 мең катнашучы арасыннан сайлап алынып, “Авыл гаиләсе” номинациясендә җиңгән. Югары бүләкне аларга Мәскәүдә Дәүләт Кремль сараенда тапшырганнар.

"Якуповлар гаиләсе күп якташлары өчен чын үрнәк. Альберт Рафаил улы — республиканың мәгариф отличнигы, район мәдәният сарае каршындагы клуб берләшмәсен җитәкли, КВН хәрәкәтен үстерә. Ул талантлы музыкант, композитор, шагыйрь.

Аның җырларын еш кына тормыш иптәше Гөлнара Ранис кызы да башкара. Ул өстәмә белем бирү педагогы, ул яшь благоварлыларны үз төбәкләрен, аның тарихын яратырга һәм кадерләргә өйрәтә.

Аларның дүрт улы да яхшы укый, спорт белән шөгыльләнә, төрле конкурсларда катнаша һәм әти-әниләре белән иҗади мавыгуларын уртаклаша, - дип язган Радий Хәбиров. - Якуповлар гаиләсен конкурста җиңүләре белән котлыйм. Ә республикабызда яшәүчеләрнең барысын да Әтиләр көне белән! Әти булу – ул дәрәҗә дә, зур җаваплылык та. Ә барыннан да элек — зур бәхет. Үземнән беләм".

 

Фото:Республика Башлыгының рәсми битеннән, VK

Автор:
Читайте нас: