Барлык яңалыклар
Новости
21 октябрь 2024, 08:26

Вахтачы банк кушымтасын гына яңарткан...

Нәтиҗәдә...бер тиен акчасыз калган.

Вахтачы банк кушымтасын гына яңарткан...
Вахтачы банк кушымтасын гына яңарткан...

Баймак районында яшәүче 49 яшьлек вахтачы мошенникларның билгеле кармагына эләгеп, бар булган акчасын югалткан. 

Билгеле булуынча, щлеге ир үзенең телефонына  имеш тә “техподдержка”дан банк кушымтасын яңартырга кирәк дигән хәбәр алган. Бер дә уйламый килгән смс-тагы сылтама аша үткән һәм беркетелгән инструкция буенча банк кушымтасын яңартыр урынга үзенең телефонына вируслы кушымта  урнаштырган. Әлеге кушымта ярдәмендә җинаятьчеләр вахтачының телефоны белән дистанцион рәвештә идарә итә алган.

Икенче көнне алданган ир үзенең бар булган акчалары, шул исәптә кредит исәпләренең дә буш булуын ачыклаган. Ул полициягә бүлегенә мөрәҗәгать иткән. 

Автор:
Читайте нас: