Узган ялларда Балтач районы территориясендә ЮХХДИ хезмәткәрләре профилактик рейд оештырды.
Әлеге рейд барышында ЮХХДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 56 очрагын ачыклаган. Аерым билгеләгәндә: 2 исерек хәлдә булган водитель тоткарланган һәм транспорт чаралары белән идарә итүдән читләштерелгән. 11 балтачлы махсус каеш такмаган өчен җаваплылыкка тарттырылган.
Шулай ук 2 механик авария теркәлгән. Бәхеткә, зыян күрүчеләр юк.
Хөрмәтле водительләр, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозмагыз. Юл хәвефсезлеге кагыйдәләрен төгәл үтәү мөһим.