Барлык яңалыклар
Новости
21 октябрь , 11:53

Тиенләп җыйган акчасыннан торып калган

80 яшьлек бабай миллион сумнан артык акчасын билгесез кешеләргә күчергән.

Тиенләп җыйган акчасыннан торып калган
Тиенләп җыйган акчасыннан торып калган

Салават шәһәрендә пенсионер мошенникларга 1 миллион 300 мең сумнан артык акча күчергән. 80 яшьлек бабай мошенниклык схемасының корбаны булган.

Мошенник үзен “салым хезмәтеннән” дип таныштырган һәм пенсионерның банктагы акчалары белән “шикле операцияләр” баруы турында хәбәр иткән. Аннары аферист акчаларны “сакларга”, “хәвефсез исәпкә” күчерергә  тәкъдим итә.

Пенсионер мошенникка ышана һәм җыйган акчаларын банктагы исәбеннән барып ала һәм мошенникларга күчерә.

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы янә искәртә: таныш булмаган номерлардан шалтыратуларга ышанмагыз! Акчагызны билгесез исәпләргә күчермәгез! Уяу булыгыз!

Автор:
Читайте нас: