Барлык яңалыклар
Новости
21 октябрь , 10:44

Күпбалалы ялгыз әтиләр өчен яңалык

Дәүләт ярдәмен алар да тоярга тиеш!

Күпбалалы ялгыз әтиләр өчен яңалык
Күпбалалы ялгыз әтиләр өчен яңалык

Дәүләт думасында күпбалалы ялгыз әтиләр өчен законнарга үзгәрешләр әзерлиләр. Аларга вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукын бирергә җыеналар, мондый закон проектын Дәүләт думасына 17 октябрьдә керткәннәр. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Проект авторлары булып ЛДПР фракциясе җитәкчесе Леонид Слуцкий җитәкчелегендәге депутатлар чыккан.

“Өч, дүрт, биш һәм аннан да күбрәк баланың бердәнбер тәрбияләүчесе булган ир-егетләргә 62, 61 һәм 55 яшьтә картлык буенча стаховкалау пенсиясен вакытыннан алда билгеләү хокукын билгеләү тәкъдим ителә”, - дип билгели закон проекты авторлары.

Документта мондый хокук алу өчен берничә шарт каралган: шәхси пенсия коэффициенты күләме — кимендә 30, стаж — кимендә 15 ел, бердәнбер ата-ана статусын алганнан соң, сигез ел дәвамында балаларны ялгызы карау.

Хәзерге вакытта мондый хокук күпбалалы ялгыз аналарда гына бар.

Дәүләт думасының Гаиләне яклау, ата, ана һәм балачак мәсьәләләре комитеты рәисе урынбасары Виталий Милонов күпбалалы ата-аналарга ипотеканы киметергә тәкъдим итте. Ул биш һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләрнең ил демографиясен коткаруына игътибар итте, шуңа күрә алар дәүләт яклавын тоярга тиеш.

Автор:
Читайте нас: