Барлык яңалыклар
Новости
21 октябрь , 16:53

Балтачта иң шаяннар, иң тапкырлар кем ул?

Узган шимбәдә „Хәвефсез балачак юллары” Шаяннар һәм тапкырлар клубы республика конкурсының муниципаль этабы узды. Гаилә елына багышланган чарада  13 команда катнашты.

Балтачта иң шаяннар, иң тапкырлар кем ул?
Балтачта иң шаяннар, иң тапкырлар кем ул?

Район мәдәният сараеның сәхнәсе  бу көнне көлкегә, мәзәккә, юмор хисенә  тулды.  Җанатарлар тудырган җылы атмосфера, командаларның кыюлыгы, егет-кызларның сәхнәдә тудырган кызыклы күренешләре беркемне дә битараф калдырмады.  Унөч команданың барысы да зур әзерлек белән  чарага килгән иде. Иң тәүдә алар үзләре белән таныштырды, алдан әзерләп алып килгән музыкаль күчтәнәч бүләк иттеләр.

 Командалар:  „Зато весёлые” (Иске Балтач 1нче урта мәктәбе), „Регион 02” ( Иске Балтач 2нче урта мәктәбе), „Светофор” (Югары Карыш урта мәктәбе), „Зәңгәр береткалар” (Көндәшле),   „СВЕТОФОР” (Түбән Сикияз урта мәктәбе), „ЮИД— Юные Иванаевские друзья” (Түбән Иванай урта мәктәбе), „ДД— Джентельмены” ( Сәйтәк урта мәктәбе), „Хәвефсезлек утравы” (Иске Тимкә мәктәбе), „Яшел юл” Тучыбай мәктәбе, „Кызыл ут” ( Штәнде урта мәктәбе) , „Юл йөрү кагыйдәләрен белүче гаилә” (Асавка мәктәбе), „Беренчеләр” (Иске Уразай мәктәбе), „Шип Ы” Шәвъяды мәктәбе)  вакыт белән исәпләшми, кем иң шаяны, тапкыры икәнлеген ачыкларга тырышты. Аларның чыгышын мәртәбәле жюри  бәһалады. Чыгышларның барысы да чагу, мавыктыргыч. Әммә бәйге булгач аның җиңүчесе дә булырга тиеш.

Иске Балтач 1нче урта мәктәбенең „Зато весёлые” командасы җиңүче исеменә лаек булды. Район үзәгенең 2нче урта мәктәбенең  „Регион 02” командасы икенче урынны яулады. Тучыбай мәктәбенең „Яшел юл” командасы өченче урынга чыкты.

Котлыйбыз.   Көлү кешенең гомерен озайта, диләр.  Көлеп яшик, дуслар.

 Газим ТАЛИПОВ фотолары.

Автор:Рифина Нигамаева
Читайте нас: