Барлык яңалыклар
Новости
21 октябрь , 14:57

Балтач районы фермер хуҗалыклары алга карап яши

Мишәр авылында урнашкан Радик Вәлиәхмәтов крестьян-фермер хуҗалыгына  “Ринас Әхмәдуллин индивидуаль  предприятиесе” техникасы туңга сөрү эшләренә ярдәмгә килде. Механизатор Әлфир Шафиков  К-700 тракторы белән бу көннәрдә хуҗалык басуларында эшкә җигелде

Балтач районы фермер хуҗалыклары алга карап яши
Балтач районы фермер хуҗалыклары алга карап яши

Мишәр. октыбрь - "Балтач таннары". Мишәр авылында урнашкан Радик Вәлиәхмәтов крестьян-фермер хуҗалыгына  “Ринас Әхмәдуллин индивидуаль  предприятиесе” техникасы туңга сөрү эшләренә ярдәмгә килде. Механизатор Әлфир Шафиков  К-700 тракторы белән бу көннәрдә хуҗалык басуларында эшкә җигелде.

Эре  авыл хуҗалыгы предприятиеләрендәге кебек, фермер хуҗалыкларында да алдагы уңыш нигезен ныгыталар,  терлекчелек тармагын кышкы сезонга күчерәләр.

Мишәр авылында урнашкан Радик Вәлиәхмәтов фермер хуҗалыгы  өч йөз гектардан артык җирләрдән файдалана.  Хуҗалык итчелек юнәлешендәге терлекчелек тармагына махсуслашкан.  Фермада йөздән артык мөгезле эре терлек исәпләнә. Хуҗалык терлекчелек тармагын  азык белән үзе  тәэмин итә.

-Маллар әле электр көтүчесе белән әйләндереп алынган көтүлектәләр. Фермада беркаадәр ремонт эшләрен төгәллисе бар. Аннары малларны  торак шартларында  карый башлыйбыз. Печән, фураж җитәрлек күләмдә хәзерләнде ди, - Рамил Вәлихәхмәтов, кышкы чорда продукция җитештерүдә кыенлыклар булмаячагына ышанып.    

Әлеге вакытта хуҗалыкта  җирләрне туңга  сөрү эшләре бара.  Хуҗалык җитәкчесе үзе дә башкара бу эшне. Бу көннәрдә Чыпчык авылы тирәсендәге җирләрне эшкәртә.

  “Ринас Әхмәдуллин индивидуаль  предприятиесе” техникасы да ярдәмгә килде.  Мехнаизатор Әлфир Шафиков инде берничә көн дәвамында сигез корпуслы сабан белән агрегатланган  К-700 тракторында хуҗалык басуларын иңли.

-АгроПРОФИ” җәмгыяте басуларында йөзләрчә гектарда җирләрне туңга сөрдем. Монда да, кимендә, йөз гектарда басуларны эшкәртергә өлгерермен дип уйлыйм, - ди эшкә  атлыгып  торган механизатор.    

 

Автор:
Читайте нас: