Барлык яңалыклар
Новости
21 октябрь , 11:39

Активлаштырылган күмер

Активлаштырылган күмер медицинада агуга каршы универсаль чара булып тора.

Активлаштырылган күмер
Активлаштырылган күмер

  Ул зарарлы химик матдәләрне берләштереп, организмнан табигый юл белән чыгару үзенчәлегенә ия.

Аллергия, метеоризм, азык  белән  агуланулардан  шушы  күмер белән  дәвалау яхшы нәтиҗә бирә. Ул шулай ук  авырлы вакытта үзәк көюен баса.

Аллергияны искәртү өчен чиста суга   бер бал калагы изелгән   күмер салып, тәүлегенә 1 – 3 тапкыр эчәргә. Дәвалау өчен: 10 кг гәүдә  авырлыгына  1 – 2 төймә дару. Балаларга исә тәүлегенә 10 төймәдән дә артык бирергә ярамай.

Препаратның зур дозасының да артык зыяны юк.  Озак вакыт кулланганда гына организмнан  матдәләр алмашынуы өчен кирәкле файдалы элементларныңң юылыр чыгуы  ихтимал.

Медицина тикшерүләре активлаштырылган күмер белән  дәвалануның югары  нәтиҗәлелеген  исбатлый.  Үзе очсыз, үзенең организмга бер зыяны булманан   гади генә  дару сәламәтлеккә бәйле күп кенә  проблемадан котыларга ярдәм итә.

Автор:
Читайте нас: