Барлык яңалыклар
Новости
19 октябрь , 20:02

Бөредән җиңүләр белән!

Бүген балтачлылар каратэ (киокусинкай) буенча “Бирская крепость” Бөре шәһәренең Ачык Кубогыннан җиңүләр белән кайтты.

Бөредән җиңүләр белән!
Бөредән җиңүләр белән!

Бүген Бөре шәһәрендә каратэ (киокусинкай) буенча Бөре шәһәренең Ачык Кубогы узды.

Безнең районнан ярышларда тренер Евгений Андреев җитәкчелегендәге "Яшьлек" физкультура-савыктыру комплексы тәрбияләнүчеләре катнашты.

Үз категорияләрендә Раиль Камилҗанов, Эмиль Муллахмәтов, Артур Әхмәтшин – беренче, Самир Сафин, Радим Гарипов, Марат Борһанов, Алмаз Нуркаев – икенче, Алина Сафина, Самир Хисаметдинов, Самат Ногымановлар өченче урынны яулады.

Назар Сираев үзен ярышлар судьясы ролендә сынап карады.

Тренерларын һәм яшь спортчыларны югары нәтиҗәләр белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә җиңүләр телибез!

Бөредән җиңүләр белән!
Бөредән җиңүләр белән!
Бөредән җиңүләр белән!
Бөредән җиңүләр белән!
Автор:
Читайте нас: