20 октябрь көнне юл хуҗалыгы хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгели.
Тәтешле юл төзү һәм ремонтлау идарәсенең Балтач участогында эшләгән 39 кеше өчен истәлекле көн бу. Бәйрәм уңаеннан юлчыларны Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары тапшырылды.
Юллар безнең тормышыбызда гаять мөһим урын алып тора. Чөнки һәрберебезнең яшәеше юллардан аерылгысыз. Юллар булганда аның барлыгын да сизмибез, гадәти итеп кабул итәбез. Ә юлсызлык булса чаң суга башлыйыз. Бу күп адәм баласына хас күренеш. Юлларны тәртиптә тоту өчен Балтач участогы эшчеләре дә зур тырышлык һәм көч сала.
Үзгәрешләр чорыннан соң, башкарылган эшләр күләме элекке белән чагыштырганда күпкә азрак. Әмма аларның барысына да эшче кулларның тырышлыгы салынган. Агымдагы елда юл эшчеләре Көмьязы авылында 510 метр аралыкта иске асфальт өстенә яңасын түшәгәннәр. Иске Балтач — Аскын трассасында 500 метр аралыкта чокыр-чокырларны ямаганнар. Бигелде — Ялангач авыллары арасындагы юлсызлык күпләрне борчыган проблемага әверелде. Язгы, көзге пычракларда авыл кешеләренең беренче соравы иде. Шушы көннәрдә Балтач участогы эшчеләре шушы аралыктага юлны ремонтлау белән шөгыльләнә. Шушы аралыкка Иске Янбай карьерыннан ак таш ташып, аның өстенә Вострецовадан китерелгән комташны җәю белән мәшгуль булдылар. Биш километр юл участогы киләчәктә зур проблемалар тудырмасын өчен тырышлык салалар.
Быел Магашлы-Алмантай авылы эчендә бер километр ярым, Көмьязы— Туктай авыллары арасында 600 метр участокта Вострецовадан китерелгән комташ кулланып, юллар эшләнгән.
Юлларны ремонтлау белән бергә аларны тәртиптә тоту да зур көч таләп итә. Вакытында кардан чистарту, юл кырыйларын чистартырга кирәк Юл кырыйларын чабуны Фирдәвис Әсләмов һәм Владислав Зайдугановларга, юлларны тигезләүне Марсель Нәбиуллин һәм Рөстәм Гарифуллинар зур тырышлык белән башкара.
Уртак эшкә һәр кеше үз өлешен кертә. Коллективның күпчелеген озак еллар биредә эшләгән, үзенә йөкләтелгәннәрне тырышып башкарган хезмәткәрләр тәшкил итә. Водитель Ильяс Сәетгалиев быел Русия Федерациясе Транспорт министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Водитель Фәргать Ибраһимов, юл эшчеләре Флүр Ямалтдинов, Владимир Хазиев, электрчы Фәрит Сәитов кебек хезмәткәрләр үзләрен күптән инде тырыш кешеләр буларак исбат иткәннәр.
Һөнәри бәйрәм уңаеннан бер төркем хезмәткәрләргә тырыш хезмәтләре өчен хөрмәт күрсәтелде. Юлчыларны район Хакимияте башлыгының Төзелеш эшләре буенча урынбасары Вадим Мөгътәбәров котларга килде.
Бухгалтерия хезмәткәре Миләүшә Хәлитова, водитель Роберт Хәсәновлар Башкортстан Республикасы Транспорт министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
Юлчыларга ”Башкиравтодор” җәмгыяте , район Хакимиятенең Мактау грамоталары тапшырылды.