Барлык яңалыклар
Новости
17 октябрь 2024, 16:47

"Замандаш" әдәби берләшмәсенең җитәкчесе күңелебездә

"Замандаш" әдәби берләшмәсенең җитәкчесе турында җылы хатирәләре белән уртаклашты. Балтач, Тәтешле, Борай районнары вәкилләренең әйтер сүзе бар иде. Чарада катнашкан яшь буын вәкилләре белән аралаштылар.

"Замандаш" әдәби берләшмәсенең җитәкчесе күңелебездә
"Замандаш" әдәби берләшмәсенең җитәкчесе күңелебездә

Яңавыл шәһәрендә үзәк китапханәсендә Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Башкортстан Республикасы Почёт грамотасы иясе,  Әнгам Атнабай, Фатыйх Кәрим, Гали Чокрый премияләре лауреаты Фәрит Суфияровның Хәтер кичәсе үтте. Мәдәни инициативалары фонды кысаларында Президент гранты буенча үткән чарада республиканың төньяк-көнбатыш районнарында яшәп иҗат итүче язучы, шагырьләр чакырылды. Катнашкан һәркем "Замандаш" әдәби берләшмәсенең җитәкчесе турында җылы хатирәләре белән уртаклашты. Балтач, Тәтешле, Борай районнары вәкилләренең әйтер сүзе бар иде. Чарада катнашкан яшь буын вәкилләре белән аралаштылар.

Фәрит Суфияровның язган шигырьләренә язылган җырлар тамашачы күңеленә хуш килде. Алар кичәдә көй язган авторлар, оста җырчылар башкаруында яңгырады. Чараны шигъри шәлкемгә үреп булдыклы Дания Хәкимова алып барды.Фәлсәфи эчтәлекле шигырьләрен залда утыручылар алкышларга күмеп тыңлады.

Фәрит Суфияр улының бертуган энесе Данис Рамазанов   эчтәлекле хәтер кичәсен оештыручыларга,  килгән кунакларга рәхмәт сүзләре юллады. Данис Суфияр улы Бөек Ватан сугышы чорында Совет халкының фидакарь хезмәтен чагылдырган күләмле әсәрләре өчен Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре "Замандаш" әдәби берләшмә җитәкчесе  Инсур Шәңгәрәев һәм "Балтач таңнары" гәзите җаваплы секретаре Рима Вәлиева Русия Федерациясенең Коммунистлар партиясенең Үзәк комитеты тарафыннан булдырылган "Бөек Октябрь социалистик революциясенең 100 еллыгы" юбилей медальләрен тапшырды. Язучылар өчен иң зур бүләк—китап. "Үкенмәслек үткән юллар" китабында Рима Каһарманның иҗат җимеше дә урын алган.

"Замандаш" әдәби берләшмә әйдәүчесе булган Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, әдәби премияләр лауреаты Фәрит Суфияровның Хәтер кичәсе фәһемле аралашу белән чикләнмәде, чара алга илһамланып эшләргә этәргеч бирүенә иманым камил.

Мәкаләнең тулы варианты гәзитнең алдагы санында урын алыр.

"Замандаш" әдәби берләшмәсенең җитәкчесе күңелебездә
"Замандаш" әдәби берләшмәсенең җитәкчесе күңелебездә
"Замандаш" әдәби берләшмәсенең җитәкчесе күңелебездә
"Замандаш" әдәби берләшмәсенең җитәкчесе күңелебездә
"Замандаш" әдәби берләшмәсенең җитәкчесе күңелебездә
Автор:
Читайте нас: