Турнир Русия Паралимпия комитеты, гражданнарны патриотик һәм спорт тәрбиясенә ярдәм итүче "Сәламәт Ватан" Гомумрусия иҗтимагый хәрәкәте һәм терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган кешеләр спортын берләштергән Бөтенрусия федерациясе тарафыннан оештырылды.
17-19 октябрьдә уза торган ярышларда Башкортстан Республикасы, Удмуртия, Татарстан, Пермь крае, Свердловск, Чиләбе, Самара, Ырынбур өлкәләре җыелма командалары катнаша (сигез төбәк, 61 катнашучы). Ярышлар алты спорт төре буенча уза: өстәл теннисы, утырган килеш волейбол, кул көрәштерү, җәядән ук ату, электрон коралдан ату, пауэрлифтинг.