Бу никотин эшләнмәләренең гомум бәясе – 70 миллион сум.
Үсмерләр өчен оҗмах ләззәте кебек кабул ителгән бу сыекчаны өч егет булдырган: алар агулы сыекчаларны ясап, аларны махсус (вейп-шопларда шулар сатыла инде! – Авт.) савытларга коеп, этикеткалар ябыштырып, сатканнар. Легаль булмаган тәмәке эшләнмәләрен җитештерү һәм сату өчен җинаять эше кузгатылган.
Төрле җимешләр исе (тәме) килеп торган бу тәмәке эшләнмәләрен җитештергәндә савыт-саба юа торган сыекчалар һәм шампунь-сабыннар составындагы бер үк төрле химия салынганын беләме икән үсмерләр? Шампунь-сабын белән юынабыз гына, ә вейпларның парын яшьләр (өлкәннәр дә...– Авт.) эчкә сулый, ул үпкәләрнең нинди халәттә булуын күз алдына китерү дә кыен... Фотосурәтләрдәге вейп өчен сыекчаларның савытлары, төргәкләре бик матур, әлбәттә, әмма бу очракта аларның нинди шартларда ясалуын күрә аласыз...
Чыганак: Mash Batash Телеграм-каналы