Бүген район мәдәният сараенда күркәм традициягә әверелгән “Призывник көне” үтте.
Егетләр hәм кунаклар район мәдәният йортына җыелдылар. Безнең халыкта армиягә китәсе егетләргә—ил сакчыларына hәрчак ихтирамлы мөнәсәбәт булды. Хәрби хезмәт беркайчан да җиңелләрдән булып саналмый. Тормышыбызның тынычлыгы егетләребезнең ничек хезмәт итүләренә бәйле.
Чараның тантаналы өлешенә кадәр егетләр үзләрен төрле спорт ярышларында сынадылар. Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тренерлары булачак солдатларга дартс, боҗрага туп ыргыту һәм турникта күтәрелү кебек мавыктыргыч бәйгеләр әзерләгәннәр. Дартс буенча бәйгедә иң күп баллны Илдар Исхаков җыйды һәм беренче урынга лаек булды. Икенче урынга – Илнар Фатыйхов, өченче урынга Матвей Юдин ия булды. Боҗрага туп ыргытуда Айназ Хәйдәршинга җитүчеләр булмады. Илдар Исхаков – икенче, Илнар Фатыйхов өченче урынга чыкты. Турникта күтәрелү буенча бәйге кызу барды. Барысы да күбрәк күтәрелергә тырышты. Шулай да беренчелекне Айназ Хәйдәршин яулады. Икенче урынга – Данис Саяпов, өченче урынга Вадим Әхмәтов лаек булды.
Егетләр үзләренең көчләрен һәм төгәллекләрен сынаганнан соң, чараның тантаналы өлеше башланды. Хәрби хезмәткә чакырылучыларга сәламләү сүзе hәм изге теләкләр белән район Хакимияте башлыгы вазифаларын башкаручы Эльмар Галимҗанов чыгыш ясады.
—Булачак солдатлар,сезгә без зур ышаныч һәм өметләр баглыйбыз. Районыбызның данын төшерми хезмәт итегез. Хезмәтне үтәп кайткач районны үстерү, аның икътисадын ныгытуга актив кушылырсыз дип уйлыйбыз hәм сезне туган якта көтеп калабыз, – диде шушы көннәрдә Ватанны сакларга юлланучыларга мөрәҗәгать итеп.
Тәтешле hәм Балтач районнары Хәрби комиссары Ансар Арсланов үзенең чыгышында армиядә хезмәт итү hәр ир-егетнең мактаулы бурычы булыуын билгеләп үтте.
—Егетләр, армиядә хезмәт итү—сезнең беренче имтихан. Сез шушы бер ел эчендә бик күп нәрсәне аңлаячаксыз, күп кенә күнекмәләр үзләштерәчәксез. Алар сезгә алдагы тормышыгызда hәрвакыт кирәк булачак. Барысын да лаеклы үтегез, армиянең ни икәнен, Ватанны саклауның зур җаваплылык йөкләвен аңлагыз, батыр булырга өйрәнегез,—диде ул.
Районның сугыш, хезмәт, Кораллы Көчләр hәм хокук саклау органнары ветераннары советы рәисе Рифат Сафин солдат исеменә балтачлылар кайда гына хезмәт итсәләр дә тап төшермәскә кирәклеген ассызыклады.
—Әти-әниләрегезнең, районның лаеклы уллары булыгыз. Армиядә хезмәт итү – hәр ир-атның изге бурычы,—диде.
Ары таба сүз махсус хәрби операция зонасыннан кыска вакытлы ялга кайткан “Танып” позывнойлы райондашыбызга бирелде. Ул армиядә хезмәт итү –ватанпәрвәрлек, тәртиплелек кебек иң яхшы кешелек сыйфатларын формалаштыру мәктәбе, дип ассызыклады. Бу сыйфатлар hәр кешенең тормышында булырга тиеш, дип билгеләп үтте.
Винар Хафизов булачак солдатларның әти- әниләре исеменнән егетләргә хәер-фатиха бирү йөзеннән теләкләр җиткерде һәм Ватан алдындагы изге бурычны намус белән үтәп, исән-имин кире кайтуларын теләде.
Хәрби хезмәткә чакырылучылар исеменнән Илнар Фатыйхов лаеклы хезмәт итәчәкләрен белдерде. Ул үзенә hәм иптәшләренә җиңел хезмәт итүләрен теләп, алда торган җаваплы юлны лаеклыүтәчәкләрен билгеләде.
Чара район мәдәният сарае хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән ватанпәрвәрлек рухы белән сугарылган музыкаль номерлар белән тәмамланды.