Барлык яңалыклар
Новости
17 октябрь 2024, 14:31

Балтачлыларны дини укуларда көтәләр

Район үзәгенең “Үзәк мәчет”ендә  һәм Батырша исемендәге мәчетләрендә дини укулар башлана  

Балтачлыларны дини укуларда көтәләр
Балтачлыларны дини укуларда көтәләр

Иске Балтач. 17  октябрь - "Балтач таннары".  Район үзәгенең “Үзәк мәчет”ендә  һәм Батырша исемендәге мәчетләрендә дини укулар башлана  

"Укы! Галәмне бар иткән Раббыңның исеме белән укый башла". Пәйгамбәребезгә иңгән иң беренче Коръэн аятьләре шундый сүзләр белән башлана.

Бөек китабыбыз Коръән Кэримдэ гыйлем турында 70 урында кабатлана. Мисал өчен Әз-Зүмәр сүрәсе 9 аятьтә: "Әйт: Белгән кешеләр белән белмэгэн кешелэр тиң була аламы?".

 Шулай ук Аллаһы Раббыбыз "Ий Раббым ! Гыйлемемне арттыр" - дип әйт" дигән сүзлэр белән дога кылырга куша Та Һа сурәсе 114 нче аятьтә.

 Пәйгамбәребез с. г. в. дә әйтәэн сүзе -Хадистә : "Кем гыйлем алу юлына басса, Аллаһы аңа җәннәткә алып бара торган юлны җиңеләйтә" дип әйтте. Шуның өчен гыйлем алу мөселман ир һәм хатын- кызга фарыз гамәлдер.

 Быел да районыбызның үзәгендә һәм авылларда мәчетләр каршындагы дини укулар башлана.

Район үзәгендә "Үзәк мәчеттә" укулар 27 октябрь көнне сәгать иртәнге 10:00 башлана. Монда ир- егетләр һәм укучы балаларны чакырабыз.

"Батырша" мәчетендә укулар 2 ноябрь сәгать 11:00 башлана. Монда укырга хатын-кызларны көтеп калабыз. Рәхим итегез.

Автор:
Читайте нас: