Барлык яңалыклар
Новости
17 октябрь 2024, 14:52

Балтачлылар МХОдагы полк командиры рәхмәтенә лаек булдылар

Балтачлылар берничә тапкыр МХО зонасына гуманитар конвой озатуда катнашкан өчен полк командирыннан Рәхмәт Хаты алдылар

Балтачлылар МХОдагы полк командиры рәхмәтенә лаек булдылар
Балтачлылар МХОдагы полк командиры рәхмәтенә лаек булдылар

Иске Балтач. 17 октябрь - "Балтач таннары". Балтачлылар берничә тапкыр МХО зонасына гуманитар конвой озатуда катнашкан өчен полк командирыннан Рәхмәт Хаты алдылар

МХОда катнашкан якташларыбызны кирәк-яраклар белән тәэмин итү дәвам итә.  Алыш барган зонага әледән әле гуманитар конвой җибәрелә. Аны кыю ир-егетләр МХО кырларының утлы сызыгына кадәр диярлек озатып бара. 

Гуманитар ярдәмне озатып йөрүдә катнашкан балтачлы ике ир-егет шушы көннәрдә 31нче мотоукчылар полкы командитрының Рәхмәт Хаты белән бүләкләнде.

31 нче мотоукчылар полкы командованиесе сезгә намуслы хезмәтегез һәм гомуми эшкә бәяләп бетергесез өлеш кертүегез өчен тирән рәхмәт белдерә. 31 нче мотоукчылар полкы сугышчылары  махсус хәрби операция зонасында   беренче көннәрдән үк  сез күрсәткән даими һәм өзлексез ярдәмне тирән бәялиләр.

Ватанны саклауда югары дәрәҗәдә катнашуыгыз өчен  зур рәхмәт сезгә.

Яхшылык  лаеклы бәһаланыр! Җиңү безнең кулда булачак!”.- диелә полк командиры кул куйган Рәхмәт Хатларында

Мара  кушаматлы  райондашыбыз шушы полк составында хезмәт итә икән.

Балтачлылар МХОдагы полк командиры рәхмәтенә лаек булдылар
Балтачлылар МХОдагы полк командиры рәхмәтенә лаек булдылар
Автор:
Читайте нас: