Мәскәү янындагы Ногинск шәһәрендә 11 яшьлек кыз электрон сигарет татып караганнан соң үлгән.
Әнисе эштә булганда мәктәп укучысы дус кызын кунакка чакырган. Гаиләдә әтиләре юк. Кызлар өйдә өлкәннәр булмаудан файдаланып, рәхәтләнеп ял иткәннәр. Фаҗига урынында тикшерүчеләр тәмәке төпчекләре, зажигалка һәм кулланылган электрон тәмәке тапканнар.
Ниндидер мизгелдә ахирәте йоклап китә, ә уянганда аны кунак итүче кыз инде үлгән була.
Үлем сәбәбе никотин белән агулану, үпкә спазмы һәм миокард инфаркты — болар барысы да бер үк вакытта булган.
Ахирәте ашыгыч ярдәм чакырта, тик табибларга баланың үлемен генә расларга кала. Әлеге очрак буенча тикшерү бара.
Әти-әниләр, вейпның зыяны турында бигрәк тә балаларга, үсмерләргә аңлатырга кирәк. Вейп балигъ булмаганнар организмына зур зыян китерә, аларга дөрес үсәргә комачаулый, киләчәктә күп кенә куркыныч чирләр барлыкка килү хәвефен арттыра, баш мие үсешенә, фикерләү сәләтенә начар йогынты ясый, балада борчылу, курку тойгысы барлыкка килә.