Барлык яңалыклар
Новости
15 октябрь 2024, 09:27

Балтач районында “Үзйөрешле машиналар” күзәтүгә алына

16 октябрьдән  30 октябрьгә  кадәр Балтач районы киңлекләрендә  үзйөрешле машиналарны һәм аларның тагылмаларын  эксплуатацияләү процессында хокук бозуларны профилактикалауга юнәлтелгән "Үзйөрешле машина"дигән шартлы атама астында  профилактика, мәгълүмати-аңлату чарасы үткәрелә.

Балтач районында “Үзйөрешле машиналар” күзәтүгә алына
Балтач районында “Үзйөрешле машиналар” күзәтүгә алына

Иске Балтач. 15 октябрь - "Балтач таннары". 16 октябрьдән  30 октябрьгә  кадәр Балтач районы киңлекләрендә  үзйөрешле машиналарны һәм аларның тагылмаларын  эксплуатацияләү процессында хокук бозуларны профилактикалауга юнәлтелгән "Үзйөрешле машина"дигән шартлы атама астында  профилактика, мәгълүмати-аңлату чарасы үткәрелә.

Үзйөрешле машиналарны һәм башка төр техниканы эксплуатацияләү  барышында гражданнарның гомеренә һәм сәламәтлегенә, аларның мөлкәтенә, әйләнә - тирә мохиткә зыян китерү куркынычын   профилактикалау максатларында, Башкортстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техника торышын техник яктан  күзәтү дәүләт комитетының 14 октябрьдәге ПС10-140 санлы боерыгына ярашлы,    агымдагы елның  16 октябрьдән  30 октябрьгә  кадәр үзйөрешле машиналарны һәм аларның тагылмаларын  эксплуатацияләү процессында хокук бозуларны профилактикалауга юнәлтелгән "Үзйөрешле машина"дигән шартлы атама астында  профилактика, мәгълүмати-аңлату чарасы үткәрелә .

Рейд чаралары

урман хуҗалыгы, табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы белгечләре, ЮХИДИ дәүләт инспекторлары белән берлектә үткәреләчәк. Чара барышында техниканы теркәү,үзйөрешле м ашина белән идарә итүченең  тракторчы-машинист таныклыгы булу, булмавына, таныклыкның идарә итү категориясенә туры килүенә, үзйөрешле машинаның техник карау узуына, ОСАГО иминият полисы булуына, техниканың төзек булу  мәсьәләләренә аерым игътибар биреләчәк.

Айрат Галләмов,

баш дәүләт инженер-инспектор.  

Автор:
Читайте нас: