Барлык яңалыклар
Новости
14 октябрь 2024, 10:31

Фәридә белән Алсу ничек ябыкканнар?

“Фәридә-Алсу” дуэты иҗатын яратучылар игътибар иткәндер: алар икесе дә ябыкты.

"Шәһри Казан" аларның нәфис, сылу булу серләрен Фәридә Әхмәтшинаның үзеннән сорашкан.

"- Сер булмаса, нинди диета тоттыгыз? Ничә килога ябыктыгыз?

- Ишетү сәләтем бик яхшы. Коридордан яисә җәмәгать урыннарыннан узып барганда кешеләрнең, “Фәридә-Алсу” үзгәргән, күрдегезме?” - дип сөйләшкәннәрен еш ишетәм. Халык шулкадәр игътибар итәр дип башыма да килмәде. Килешәм, матур, сылу гәүдәле хатын-кызга игътибар итми мөмкин түгел. Алсу – 20, мин 12 килога ябыктык. Күпләр нинди диетада утыруыбыз белән кызыксына. Бу программа “Граммовка” дип атала. Беләсеңме, теләгән һәр ризыкны да ашарга ярый. Иртәнге аш - 300-350 грамм, ә кичкесе 200-250 грамм булырга тиеш. Көн дәвамында бик күп су эчәргә кирәк. Иртәнге ашта - аксымнар, углеводлар, май, ә кичке ашта клетчатка булырга тиеш. Ягъни ит, балык һәм яшелчәләр. Без алты ай буе шулай тукландык һәм нәтиҗәсен үзегез күрәсез. Баллы ризыклардан, газлы эчемлекләрдән тыелырга кирәк. Чәй белән каһвәне теләсә кайсы вакытта эчәргә ярый. Мин моны диета дип тә әйтмәс идем, бу – туклану рәвеше.

- Фәридә, хәзер сәхнә киемнәрен яңадан тектерәчәксезме?

- Хәзер гардеробтагы теләсә кайсы киемне кия алабыз. Иске костюмнарны яңартып киябез. Зур костюмнарны читкәрәк алып куйдык. Үзебезне җиңел һәм рәхәт хис итәбез. Артык авырлык йөрәккә дә зыянлы, кан басымын күтәрә. Алсу ул нәрсәләрдән арынды, Аллаһка шөкер. Мин бик шатмын. Алда безне зур планнар көтә, әлегә барлык серләрне дә чишеп бетермим. 30 ел дәвамында безнең белән булган, иҗатыбызны яраткан тамашачыларыбызга зур рәхмәтебезне белдерәбез".

Автор:
Читайте нас: