Кремль русиялеләр өчен баласызлыкка салым кертү турындагы тәкъдимнең нечкәлекләрен белми. Бу хакта Президентның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков хәбәр итә.
Песков РИА Новостига мондый чараның совет заманында булуын искә төшергән, шул ук вакытта закон “демографик хәлгә ниндидер йогынты” ясавына шик белдергән. Әмма Песков фикеренчә, бу тәҗрибәне белгечләр анализларга тиеш.
Тәүдә баласызлыкка салым кертү башлангычы белән Дәүләт Думасы депутаты генерал-лейтенант Андрей Гурулев чыгыш ясаган. Ул әлеге салымны Русиядәге балалар йортлары модернизациясенә юнәлтергә тәкъдим иткән.
Моннан соң Социаль-икътисади тикшеренүләр институты директоры Алексей Зубец 35 яшьтән өлкәнрәк русиялеләр өчен баласызлык өчен салым кертү кирәклеге турында әйткән.
Чыганак: lenta.ru