Барлык яңалыклар
Новости
14 октябрь 2024, 09:32

45 яшьлек укытучы 600 мең сум акчадан колак каккан

Телефон трубкасын алырга да куркырсың...

Салават шәһәрендә телефон мошенниклары Пенсия фонды хезмәткәрләре исеменнән шалтыратып, 45 яшьлек укытучыны алдаганнар. Алар педагогка хезмәт стажында аермалыклары бар, дип хәбәр иткәннәр. Бу хакта Башкортстан Эчке эшләр министрлыгының шәһәр буенча бүлеге хәбәр итә.

Билгеле булуынча, мошенниклар укытучыны, Пенсия фондына кабул итүгә язылырга кирәк дип, дәүләт хезмәтләреннән килгән смс- кодны әйтергә күндерә.

"Шалтыратучы язылуны раслаган һәм, сөйләшү барышында, мошенниклар аның исәбеннән акча алырга телиләр, дип куркыта. Ул акчаларны саклап калу өчен „зеркальный“ исәпкә күчерергә тәкъдим итә. Зыян күрүче, уйлап та тормыйча ризалаша һәм аңа килгән смс-хәбәрдәге кодларны әйтә. Аннары укытучы акчалары исәптә булуын ничек күрәчәген ачыклый. Мошенник берни дә үзгәрмәвен, аларның элеккечә аның исәбендә булуын әйтә. Шул ук вакытта аферист банк бүлегенә шалтыратмаска һәм кушымтага кермәскә куша”, — дип аңлаттылар полициядә.

Укытучы исәбендәге акчасын  тикшерергә уйлагач, аннан 600 мең сум акча алуларын аңлый. Хәзер Русия Җинаять кодексының 159 маддәсе буенча зур күләмдә мошенниклык турында җинаять эше кузгатылган.

Автор:
Читайте нас: