Барлык яңалыклар
Новости
7 октябрь , 15:32

Яугир белән очрашу

"Геройлар белән диалоглар" Бөтенрусия проекты кысаларында Иске Балтач 1нче урта мәктәбендә махсус хәрби операциядә катнашучы райондашыбыз белән очрашу узды.

Яугир белән очрашу
Яугир белән очрашу

"Геройлар белән диалоглар" Бөтенрусия проекты кысаларында Иске Балтач 1нче урта мәктәбендә махсус хәрби операциядә катнашучы райондашыбыз белән очрашу узды.

"Мөһим сөйләшүләр" дәресендә патриотизмга юнәлтелгән "Русия турында легендалар" темасы күтәрелде. Социаль координатор Гөлшат Нуркаева махсус хәрби операция, Фонд эше һәм гуманитар ярдәмнәр турында чыгыш ясаса, "Якуп" шайморатовчыларга пилотсыз очкычлар, "камикадзе"лар, аларның төзелеше турында сөйләде.

Укучылар өчен мондый очрашу - тарихи вакыйгада катнашкан яугирнең көндәлек тормышы турында белү мөмкинлеге. Шунысы игътибарга лаек, “Якуп” позывнойлы яугир  берничә ел элек биредәге мәктәпне тәмамлаган, ә бүген ул монда – хөрмәтле кунак, хәзерге заман герое!

Укучылар барысы белән дә кызыксынып аралаштылар, сораулар бирделәр, яугирләрнең көнкүреше белән кызыксындылар. 

Хәзер якташыбыз яраланганнан соң дәва алу чорында. Тизрәк сәламәтлеген ныгытуын телибез!

Яугир белән очрашу
Яугир белән очрашу
Автор:
Читайте нас: