2022нче елдан алып илебездә яңа дата— Бөтенрусия йөкле хатын-кызлар көне барлыкка килде. Ул елга ике тапкыр— 7 апрельдә һәм 7 октябрьдә уздырыла. Нигә ике тапкыр дип аптырар кайберәүләр. Йөклелек тугыз ай дәвам итә, бәби көтүчеләр бу бәйрәмнең ике датасының берсен билгеләп үтә алсын өчен шулай уйланылган ул. Бәйрәмнең максаты — җәмгыятьтә ана һәм сабыйларга сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү, демографик хәлне яхшырту.
Бүгенге көндә үзәк район больницасында 55 хатын-кыз йөклелек буенча исәптә тора. Бөтенрусия йөкле хатын –кызлар көне уңаеннан үткәрелгән чарага аларның 12-се килде.
Чараны үзәк район больницасының врач-гинекологы Эльвира Хөснуллина ачты, ул әлеге бәйрәмнең барлыкка килү тарихы белән таныштырды. Йөклелек чоры хатын-кызлар өчен истәлекле һәм шул ук вакытта дулкынландыргыч вакыт икәненә тукталды. Хатын-кызлар организмында үзгәрешләр барганлыктан, ул аеруча сизгер, хислегә әвереләүен, шул сәбәпле янәшәдәгеләрне аларга карата игътибарлы булырга чакырды.
Үзәк район дәваханәсенең баш табибы Салават Гыйльметдинов булачак әниләрне бәйрәм уңаеннан котлап, изге теләкләрен юллады.
—Гаилә яме, мәгънәсе — балаларда. Без алар өчен яшибез. Бәби көткән хатын-кыздан да гүзәл кеше юктыр, мөгаен. Йөрәк астында сабыйларын йөрткән әниләрне геройларга тиңләрлек. Сабыйларыгыз сау-сәламәт тусын, әни булу кебек бәхетле мизгелләрне кичерергә насыйп булсын сезгә, —диде ул.
„Гаилә” үзәге белгечләре Флидә Гарифуллина, Светлана Сираевалар кулы астында йөкле әниләр үзләренең эмоциональ халәтләренә бәйле сорауларга җавап кайтардылар. Аралашу йөкле хатын-кызлардагы киеренкелекне һәм борчылу дәрәҗәсен киметүгә юнәлтелгән иде. Әниләр туачак сабыйларына бүләкләр ясап, теләкләрен язып куйдылар.
Булачак әниләрне „Романтик” яшүсмерләр клубы директоры Гөлчәчәк Сафетдинова тәбрикләде.
—Ана булу— хатын-кызның төп максаты һәм бәхете. Сабыеңны кулыңа алгач кичергән хисләрне сүз белән аңлатып булмый. Сезгә дә исән-имин бәбиләрегезне дөньяга китерергә, сау-саләмәт сабыйлар үстерегә язсын , —диде ул.
Чарада бар игътибар йөкле хатын –кызларга юнәлтелде. Балалар тугач бирелә торган пособиеләр хакында тупланган брошюралар, истәлеккә бүләкләр, роза чәчәкләре, шарлар бүләк иттеләр. Район мәдәният сарае хезмәткәрләре музыкаль күчтәнәчләр өләште.
Җылы аралашу белән истә калды әлеге чара.