Республикада җәмәгать урыннарында кальяна һәм вейп тарткан өчен штрафлар билгеләнде. Республиканың административ хокук бозулар турындагы Кодексына тиешле үзгәрешләрне Башкортстан Дәүләт Җыелышы депутатлары кертте. Элегрәк җәмәгать урыннарында тәмәке тарту өчен җаваплылык билгеләнгән идее — моның өчен кисәтү яки 500 сум штраф яный иде, ә кабат хокук бозу өчен — 1000 сум, дип хәбәр итә Башинформ. Әмма бүген тәмәке тартуның башка төрләре: электрон сигаретлар, вейплар, башка җылыту җайланмалары популярлаша бара. Аларның кулланучылары җәзасыз теләсә кайсы урында төтен чыгара. Башкортстан Башлыгы тарафыннан 23 сентябрьдә имзаланган яңа канун никотинлы продукция һәм кальян куллануны тәмәке әйберләренә тиңли һәм аларга булган җәза төрләрен тарата.
Канун инде октябрьдә үз көченә керә.
Башинформ