Барлык яңалыклар
Новости
1 октябрь , 10:17

Өлкәннәр көнендә кадерлеләребезне сыйлыйк

Бүген Өлкәннәр көне. Олы кешегә бер җылы сүз, игътибар җитә. Кадерле өлкәннәребезне коймак пешереп сыйлыйк әле. 

Өлкәннәр көнендә кадерлеләребезне сыйлыйк
Өлкәннәр көнендә кадерлеләребезне сыйлыйк

Моның өчен безгә түбәндәге ингредиентлар кирәк булачак:

- 1 стакан кефир;

- 1 стакан он ;

- 1 стакан су (кайнар);

- 2 йомырка;

- Пычак очында гына сода-;

-Теләк буенча тоз һәм шикәр;

- 2-3 аш кашыгы үсемлек мае.

 

Хәзерлек:

1. Йомыркаларны күбекләнгәнче күпертәбез,  бераз тоз өстибез.

2. Шуңа бер стакан кайнар су салабыз һәм әйбәтләп болгатабыз.

3. Бер стакан кефир өстибез.

4. Сода, он, шикәр һәм үсемлек маен әзер сыекчага кушабыз һәм барысын да яхшылап бутыйбыз. (миксер белән булса яхшырак).

5. Коймакларны майланган табада ике яктан да кызарганчы пешерергә

 

Автор:
Читайте нас: