Уфада спиртлы эчемлекләр эчәргә яраткан хатын берничә ел ирен һәм баласын куркуда тота. Ире аерылышырга һәм аны ата-ана хокукларында чикләргә тели.
«Башинформ» агентлыгы хәбәр итүенчә, ир белән хатын 2014нче елдан бирле бергә. Башта барысы да яхшы була, кызлары туа, аңа инде хәзер 4 яшь. Тик менә соңрак хатын спиртлы эчемлекләрне өстенрәк күрә башлый. Бу вакытта инде өйдә сугыш-талаш. Яхшы гына “салып” алган хатын иренә дә , баласына да кулын күтәрә башлый. Хәтта кызын нык итеп кыйнаган.
Ире хатынына ярдәм итәргә тырыша - дәвалану өчен клиникага урнаштыра, препаратлар сатып ала, начар гадәтен ташларга күндерә, ләкин берни дә барып чыкмый. Шул ук хәл – эчеп ала һәм өйдә беркемгә дә көн юк.
Ире мондый хәлгә түзә алмагач, полициягә һәм опека органнарына мөрәҗәгать иткән. Хатыны белән аерылышырга уйлый. Хатын бу хакта белеп кала һәм ирен тагын да кыйный.
Ир адвокат яллаган, ул хатынын ата-ана хокукларында чикләргә тели.