Барлык яңалыклар
Новости
1 октябрь , 20:04

Фирдүс Тямаев бушлай концерт куячак

Җырчыны Анталья татарлары чакырган.

Якшәмбе көнне Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев Төркиядә бушлай концерт куячак. Концертны «Анталья татарлары» җәмгыяте җитәкчесе Оксана Назарова оештыра.

«Урта диңгез буенда татарларның яраткан җырчысы Фирдүс Тямаев үзенең беренче концертын куя. «Анталья татарлары» җәмгыяте быел алты еллыгын билгеләп үтә. Алты ел эчендә Татарстанның атказанган артистлары Нурзадә, Азат һәм Алинә Кәримовлар, Фәнис Җиһанша, Марсель Вәгыйзов, Гөлназ Солтанова, Илгиз Шәйхразиев катнашында чаралар үткәрде. Фирдүс Тямаев концертына Төркиянең төрле төбәкләрендә яшәүчеләр – Истанбул, Бодрум, Искешәһәр, Конья һәм башка шәһәрләрендә яшәүчеләр киләчәк.

Фирдүс Тямаев – дөньяга танылган җырчы, аның җырлары халыкны берләштерә», – дигән «Татар-информ» хәбәрчесенә Оксана Назарова.   Аның әйтүенчә, концертның төп максаты – татар мәдәниятен Төркиядә популярлаштыру һәм таныту.

«Концертка теләге булган һәркем килә ала, Фирдүс Тямаев аны бушка куя. Ял көнендә гаилә, дуслар, якыннар белән концерт килеп, татар мәдәнияте дөньясы белән танышып булачак.

Чакырып калабыз! Концерттан туры эфир оештырырга планлаштырабыз», – диде «Анталья татарлары» җитәкчесе.   «Татармультфильм» вәкилләре дә кунак булачак, алар Төркиядә яшәүчеләргә Габдулла Тукай мультфильмнарын күрсәтәчәк», – диде Оксана Назарова.   «Билетны кайдан алырга дип сораулар килә. Беркайдан да алырга кирәк түгел, концерт бушка булачак. Яхшы кәеф белән килегез. Көтеп калам, очрашканга кадәр! Сау-сәламәт булыгыз», – дип видео яздырган Фирдүс Тямаев. 

Чыганак: Матбугат.ру

Автор:
Читайте нас: