Аномаль җылы сентябрь аркасында суыту вакыты күчте. Синоптиклар фаразлавынча, кояшлы һәм коры һава Башкортстанда тагын тугыз көн сакланачак, ә аннары республика салкын һава тәэсире астында калачак. Әгәр элек метеорологлар республикада кар явуын 14 октябрьдә көткән булсалар, хәзер явым-төшем ай ахырында гына көтелә, дип хәбәр итә UfaTime.ru.