Барлык яңалыклар
Новости
1 октябрь , 11:04

“Аерылышканда малайларны әтиләрендә калдырырга кирәк!”

Дәүләт думасы депутаты шундый тәкъдим кертмәкче.

Бу ысул белән, бәлки, алимент түләмәүчеләр белән проблеманы хәл итеп булыр, дип белдергән Дәүләт думасы депутаты Дмитрий Кузнецов.

"Проблеманы чишү юлын таптым. Аерылышканнан соң, 8 яшьтән өлкәнрәк малайларны әтиләре янында калдырырга кирәк. Бер генә адекват ир-егет тә хатын-кыздан алимент таләп итмәячәк. Бер уңайдан туучылар саны артачак һәм аерылышучылар саны кимиячәк. Бер тиен бюджет акчасыннан башка", - дип билгели ул.

Депутат сүзләренчә, бу мәсьәләне хәл итүдә велосипед уйлап табарга кирәкми, ә Русиядәге борынгы традицияләргә иярергә кирәк, анда үсеп җиткән малайларны әтиләре тәрбияләгән.

"Малайларны ирләр тәрбияләргә тиеш. Бу ир балаларның үзләренә кирәк. Өч малай әтисе буларак моны раслыйм", - дип нәтиҗә ясаган Кузнецов.

 

Фото: azbyka.ru

Автор:
Читайте нас: