Салават районының Саргамыш авылында бункерында 1,5 тонна солы булган комбайнга ут капкан. Бу хакта БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр итәләр.
Билгеле булуынча, янгын тиз арада басуның үзенә дә таралган, 150 квадрат метр мәйданга зыян салган. Бәхеткә, янгында беркем дә зыян күрмәгән.
Хәзер вакыйга урынында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы дознавателе эшли, аңа янгынның сәбәбен ачыкларга кирәк.