Бархатцы куакларын көзен ташламагыз, тамырлары белән бергә ваклагыз. Барлыкка килгән массаны туфракка сибеп, казыгыз. Бу – бакча җиләге, суган, помидор, кишер, кәбестә, сарымсак өчен бик файдалы. Төрле авырулар һәм корткычлар белән көрәшергә ярдәм итә.
Бархатцы – бакча җиләге үстерүдә чын ярдәмче. Алар нематода, фузариоз, антракноз, тамыр черүгә каршы булыша. Җиләк түтәлләрендә туфракка вакланган бархатцыларны салып чыгыгыз. Җиләк утыртканда бу массаны чокырга салыгыз.
Бу чәчәкләр компост өчен дә файдалы. Вакланган бархатцыны компост чокырына салып, өстенә былтыргы компостны каплагыз.
Туфрак өчен бархатцы тамырлары да файдалы. Өстен кисеп, тамырларын калдырсаң, алар микроэлементлар һәм дым саклау өчен әйбәт, һава циркуляциясен арттыра.
Бархатцы куаклары – кышка шәп җылыткыч, дымны саклый, корткычларны куалый, шул исәптән тычканнар белән куяннарны да.