Уфада җиде айлык сабыйны соңгы юлга озатканнар. Кызыкай 12нче сентябрьдә үзенең караватында үле килеш табылган. Бу хакта “УфаНовостиру” сайты хәбәр итә.
Кыз бу елның февралендә тулысынча сәламәт булып дөньяга килгән. Фаҗигале көнгә кадәр дә баланы бернәрсә дә борчымаган. Ул гына да түгел, сентябрь башында сабый белән әнисе дәваханәдә тикшеренүдә булганнар һәм педиатрлар барысы да яхшы икәнен раслаган.
Әнисе сүзләренчә, әлеге сабый туганчы, ул ике бала тәрбияләгән һәм онкологлар күзәтүе астында булган, чөнки аңа рак диагнозы куелган булган. Ләкин әни, врачларның үгетләүләренә һәм куркуларына карамастан, бала табарга карар биргән. Бала тапканнан соң ремиссия башлана.
Кызның үлем сәбәбе экспертизадан соң билгеле булачак.