Салават прокуратурасы “үтерүгә омтылу” мәддәсе буенча 70 яшьлек иргә карата җинаять эше буенча гаепләү бәяләмәсен раслады. Тикшерү версиясе буенча, 2024нче елның июлендә ир алкогольгә “мәхәббәте” аркасында күршесеннән кисәтү алган.
Берничә көннән соң кисәтү алган ир, балта белән коралланып, күршесенең фатирына килә һәм аның башына суга. Бәхеткә, янәшәдә булган шаһит җинаятьчене этеп җибәрә һәм җинаять коралын тартып ала, кабат һөҗүм ясарга ирек бирми.
Гаепләнүче өлешчә үз гаебен таныган. Җинаять эше асылы буенча карау өчен Салават шәһәр судына җибәрелгән.