Матурлыкны күрә белү күңел халәтеннән торадыр ул. Уй - фикерләрең изге, яхшы икән, җәйнең гөлләренә дә, кошлар сайравына да сокланасың, көзнең сары яфраклары да алтындай тоела, кышның ак карлары да энҗе - мәрҗәннәр кебек күренә. Матурлыкны күрә белү, соклануны Аллаһыбыз күпләребезнең күңеленә салган. Матурлыкны тудыра белү ансы инде үзеңнән тора.
Редакция хезмәткәре буларак, төрле төбәкләрдә яшәгән якташларыбызны интернет челтәреннән карап барабыз. Күптән түгел менә бер матур, күзләрне камаштырган тамашага тап булдым. Кеше фантазиясенә чикләр юк икәнлегенә тагын бер кат инандым. Көнкүреш кирәк-яраклары, уенчыклар, фанерадан ясалаган сурәтләр, әкият геройлары, милли киемдәге кеше сыннары һәм башкалар, һәм башкалар... бик күп санап китеп булыр иде. Буш вакытларының бер генә минутын да заяга сарыф итмәгән, үзләренә шөгыль тапкан, иҗатка багышлаган бу кешеләргә сокланмый мөмкин түгел.
Әйе, менә безнең алдагы сюжет герое әлеге вакытта Нефтекама шәһәрендә яшәүче якташыбыз Җиһангирова( Нафикова ) Илсөяр Тәбрис кызы. Ул чыгышы белән Балтач районы Тучыбай авылыннан. Әлеге вакытта ул башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли.
—Бала чактан рәсем төшерергә ярата идем. Бу шөгылем белән мавыгу, укытучы булып эшләсәм дә, арта гына бара. Агач материалларын кулланып, кызыклы гаҗәеп матур эшләнмәләр тудырам. Алар йорт тирәләрен генә тугел, балалар бакчаларын да, мәктәп территорияләрен дә матурлап тора. Бу катлаулы эштә гаиләм дә катнаша: тормыш иптәшем ясаган эскиз буенча кисә, балалар белән буяу эшләрен башкарабыз. Ә иң зур ярдәмчем кызым Диләрә. Кул эшенә аны да өйрәтәм. Күп эшләрне бергә башкарабыз. Саф чишмә суыдай саркып чыккан күңел җәүһәрләребезне яшь буынга тапшыру, аларны өйрәтү —безнең бурыч. Мәктәп, шәһәрдә үткәрелгән ярминкәләрдә дә катнашабыз. Эшләнмәләребезне төрле җирләрдән дә килеп алып китәләр. Заказлар күп булса, туганнар да ярдәм кулын суза, —ди Илсөяр Тәбрис кызы.
Илсөяр тудырган матурлыкка Нефтекама шәһәренең кешеләре генә түгел, килгән кунаклар да соклана. Кулларыннан гөлләр тама, диләр Илсөяр кебек кешеләр хакында. Афарин, иҗат чишмәң саекмасын, күңелеңдәге матурлыкны янәшәдәгеләргә дә өләш, уңган, булдыклы райондашыбыз.