Салават районында полициягә Мәчетле авылында яшәүче 42 яшьлек кеше гариза белән мөрәҗәгать иткән. Гариза бирүче хәбәр итүенчә, әлеге ир кич белән үзенең “ВАЗ-2110” машинасын өй янында калдырган, ә бер сәгатьтән машинаның юкка чыгуын ачыклаган.
Тиз арада тикшерү эшләре башланган. Тиздән алар машина урлауда шикләнелүчене һәм урланган автомобильнең кайда булуын ачыклаганнар.
Тикшерү эшләре барышында ачыклануынча, урланган “ВАЗ-2110” руле артында 39 яшьлек хатын-кыз булган. Ул башта мәҗлестә булган, спиртлы эчемлекләр кулланган. Күпмедер вакыттан соң Мәчетле районында яшәгән әти-әниләре янына барырга булган. Спиртлы эчемлекләрдән соң “геройланган” хатын урамдагы бер машинаны урларга була. Тик менә ерак бара алмый шул. 3 километр чамасы баргач, машина ватыла. Хатын озак уйлап тормый, машинаны шунда калдыра һәм өенә кайтып китә. Шулай итеп, әти-әнисе янына бара алмый.
“Шумахер” хатын-кызга карата урлау турында җинаять эше кузгатылган. Моннан тыш, ул РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.8 мәддәсе буенча транспорт чарасын исерек хәлдә идарә иткән өчен административ җаваплылыкка тарттырылган.