Барлык яңалыклар
Новости
4 сентябрь , 11:30

Сак булыгыз! Телефон караклары торган саен ныграк азалар!

Халыкны алдауның яңа юлларын уйлап табалар һәм кулланалар.

Сак булыгыз! Телефон караклары торган саен ныграк азалар!
Сак булыгыз! Телефон караклары торган саен ныграк азалар!

Башкортстанда, Балтач районында караклар капканына капкан кешеләр саны арта. Көн саен миллионнарча сум акчалар караклар исәбенә күчә. Ә бит аларның күпчелеге кредитка алынган акчалар.

Телефоннан шалтыратып алдауның биш билгесен билгеләгәннәр.

Караклар ничек эш итәләр?

Алар сезгә басым ясап сөйлиләр. Моны алар сез озак уйламасын, ашыгыч эш итсен өчен эшлиләр.

Банк, полиция хезмәткәре беркайчан да картаның реквизимтларын, парольләр һәм СМС ларны, персональ мәгълүматларны сорамыйлар. Һәм бервакытта да сезнең картадагы акчаны күчерүне таләп итмиләр!

Караклар үзләре бәйләнешкә чыгалар

Аферистлар банкның хәвефсезлек хезмәте, салым, прокуратура, Үзәк банк хезмткәре исеменнән шалитыраталар. Шуңа охшаш теләсә нинди шалтырату, СМС хәбәр яки хат — сакланырга сәбәп.

Алар гел акча турында сөйлиләр

 Акчаларны коткарыр өйчен Үзәк банктагы махсус исәпкә күчерергә, компенсация алырга, инвестицион проектка салырга тәкъдим итәләр.

Боларны беркайчан да чит кешегә әйтмәгез:

СМС белән килгән кодлар

Картаның артындагы өч урынды кодны (CVV/CVC)

Кушымтага яки онлайн-банкка парольләр/логиннар

ПИН-кодлар

Код сүзе

Персональ мәгълүматлар.

Көтелмәгән файда белән сөендерәләр яки куркыталар

Көчле эмоцияләр уяулыкны киметәләр.

Мәгълүматларны хәбәр итүне сорыйлар

Явыз ниятле кешеләрне карта реквизитлары, банк уведомлениеләренең парольләре һәм кодллары , хәбәрләре кызыксындыра.

Үзеңнең акчаларыңны ничек сакларга икәне турында fincult.info да укыгыз.

 

Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: