Барлык яңалыклар
Новости
4 сентябрь , 16:43

Көндәшледә яңа ФАП ишекләрен ачты

Балтач районында быел төзелгән  фельдшер-акушер пунктларының икенчесе Көндәшле авылында файдалануга тапшырылды

Көндәшледә яңа ФАП ишекләрен ачты
Көндәшледә яңа ФАП ишекләрен ачты

Көндәшле. 4 сентябрь - "Балтач таңнары". Балтач районында быел төзелгән  фельдшер-акушер пунктларының икенчесе Көндәшле авылында файдалануга тапшырылды.

Башкортстанда яшәүче барлык халык, шул исәптән төпкел авылларда яшәүчеләр дә югары сыйфатлы медицина ярдәме алырга хокуклы. Моны тәэмин итүне  республика җитәкчелеге үзенең бурычы итеп куйды. “Сәламәтлек саклау” проекты  буенча быел гына республикада 131 ноктада  яңа фельдшер-акушер пунктлары төзеп, фадалануга тапшыру планлаштырылган.

Район җирлегендә “Сәламәтлек саклау” проекты чикләрендә  быел төзелгән ФАПларның икенчесе Көндәшле авылында  файдалануга тапшырылды.

Айрат Рәхмәтуллин, Башкортстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры: “Без “Сәламәтлек саклау” проектын гамәлгә ашыруны дәвам итәбез. Бу проектны Радий Хабиров үз игътибары үзәгендә тота. Ул бердәнбер мәсьәләне алга куя. Ул да булса башлангыч медицина ярдәмен халыкка, ягъни сезгә якынрак итү”.

Район хакимияте башлыгы Илгиз Субушев билгеләвенчә, Көндәшле авылында бердәм халык яши. Биредә урта мәктәп бар. Күмәк хуҗалыкны тернәкләндерү максаты да куела.

Көндәшледә совет чорында беренче ФАП 1936 елда төзелгән. 1956 елда бирегә Курачтан участок больницасы күчерелә.  Софья Уффри исемле хезмәткәр фельдшер  булып эшли. 1990 елда больницада яңа корпус файдалануга тапшырыла. Участок хастаханәсе 2009 елга кадәр эшли һәм егермегә якын авыл халкын хезмәтләндерә. 2009 елдан  больница көндезге стационар итеп үзгәртелә. Ә 2016 елдан  биредәге халыкка ФАП медицина ярдәме күрсәтә.

Рәфизә Морозова, пенсионер: “Җитмеш алты яшьтәмен. Авылда фельдшер-акушер пункты беренче чиратта безнең кебек өлкән буын кешеләренә кирәк. Район үзәгеннән ерак яшибез бит”.

-Яңа фельдшер-акушер пунктында  халыкка  сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтү өчен барлык шартлар җиткерелгән. Биредә кабул итү, прививка, процедуралар ясау кабинетлары бар,-диде тантананы алып баручы Айдар Сираев, “Сәламәтлек саклау” проекты  халык өчен эшләүгә юнәлтелгән булуын билгеләп.

Айдар Хәмәтов, Бөре үзәк район больницасы баш врачы: “Башлангыч медицина халыкка якыная. Хәзер ФАПларда кардиоүзәк белгечләре укый алырлык язмалар эшләрлек корылмалар бар”.

Көндәшлелеләргә заманча Фап бүләк иткәннәре өчен тантанада авыл халкы исеменнән Нәфис Хәмәтнуров   республика, район җитәкчелегенә рәхмәт җиткерде.

Авыл халкы шатлыгын Көндәшле авыл җирлеге башлыгы Флүр Акберов,  үзәк район  больницасы  баш врачы Салават Гыйльметдинов, Башкортстан Республикасында Сәламәтлек саклыгы сферасына күзәтчелек  итү федераль хезмәте  территориаль органы җитәкчесе Динара Гашимова, Мәҗбүри  медицина  страховкалавы территориаль органы директоры Юлия Кофанова уртаклаштылар.

Тантанада Иштирәк фельдшер-акушер пункты  мөдире Зөһрә Слимова “Башкортстан Республикасы Сәләмәтлек саклау отличнигы” билгесе, Көндәшле ФАПы мөдире Алсу Зиннәтуллина Башкортстан Республикасы Сәламәтлек саклау мини  стрлыгы Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.

Радий Хабиров: “Без республика җирлегендәге тузган барлык ФАПларны алыштыру бурычын куйдык. Һәм без Россия Президенты Владимир Владимирович Путинга беренчел звеноны комплекслы модернизацияләү программасын башлап җибәргәне өчен рәхмәтлебез. Бу акча белән ныгытылган җитди документ. 2025 елга кадәр Башкортстан 18 млрд сум алачак . Медицина уңайлырак, югары технологияле һәм заманчарак була бара. 2023 елда республиканың сәламәтлек саклавына барлык финанслау чыганакларыннан 106.9 миллиард сумм акча бүленгән. "Сәламәтлек саклау" милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында матди-техник база яңартыла, ягъни медицина ярдәме инфраструктурасы үсеш ала. 2023 елда 98 тиз корыла торган модуль конструкция сатып алынган һәм урнаштырылган, шул исәптән 84 ФАП . Бер табиб амбулаториясенә капиталь ремонт ясалган, 1,3 миллиард .сумлык 4 233 берәмлек медицина җиһазы һәм 203 миллион сумлык 185 автомобиль сатып алынган.”
Автор:Дамир Хайртдинов
Читайте нас: