Барлык яңалыклар
Новости
4 сентябрь , 21:26

Башкортстанда яңа ана капиталы булдырырга уйлыйлар

Аның күләме күпме булыр?

Башкортстанда яңа ана капиталы булдырырга уйлыйлар
Башкортстанда яңа ана капиталы булдырырга уйлыйлар

Башкортстанның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы 300 мең сум күләмендә яңа республика ана (гаилә) капиталы булдыруны тәкъдим иткән, дип хәбәр итә “Башинформ” агентлыгы.

Чыганактан билгеле булуынча, әлеге тәкъдимне Сәламәтлек саклау, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитет утырышында Башкортстанның гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры урынбасары Ирина Небогатова күтәреп чыккан.

Аерым алганда, гаилә капиталын 35 яшькә кадәрге хатын-кызларга 2025 елның 1нче гыйнварыннан соң өченче баласы туган яки уллыкка алган очракта түләргә тәкъдим ителә.

Моннан тыш, яшь йөкле хатын-кызларга, 24 яшькә кадәрге студент кызларга учетка басканнан алып, бала туганчыга кадәр ай саен ике төбәк яшәү минимумы күләмендә – 28,3 мең сум түләргә тәкъдим ителгән.

Автор:
Читайте нас: