Бүген, 22 август көнне, төш вакытында, Иске Балтач авылының Комсомол — Көньяк урамнары кисешкән урында янгын баш калкытып ике фатирлы агач йорт янып зур зыян күрде. Яггын сүндерүчеләрнең оператив эш итүе, югары һөнәри осталыгы нәтиҗәсендә (җил көчле иде) Ялкын телләренең янәшәздәге корылмаларга күченә юл куелмады. Махсус хезмәт белгечләре бәхетсезлек очрагының сәбәпләрен ачыклый.
Ут белән сак эш итегез! Балаларны күз уңыннан ычкындырмагыз! Эчкән хәлдә көйрәтмәгез. Үзегезне, мөлкәтегезне саклагыз!
Автор фотосы