Тигезләнеш ул — үз тәнеңнең тотрыклы торышын саклау сәләте. Бала организмында хәрәкәтләрнең тигезләнеше һәм координациясе өчен вестибуляр аппарат җавап бирә. Аның формалашуы 12-15 яшьләргә тәмамлана. Тигезләнеш күнегүләре тернәкләнүдә зур роль уйный, җәрәхәтләрдән һәм сынулардан соң организмның тернәкләнүенә сизелерлек йогынты ясый, нейромускуляр проблемаларны киметә, үз тәнең белән идарә итә белүне арттыра, шулай ук сәламәтлекне һәм координацияне яхшырта, тормыш сыйфатына уңай йогынты ясый. Саулык мөкинлекләре чикләнгәннәрне яклау елында мондый чараларга биредә әһәмият аеруча зур.
Мондый күнегүләр балалар һәм үсмерләргә бик ошый һәм ярдәме дә тоемлы.