Башкортстан Республика Башлыгы Радий Хәбиров инициативасы белән оештырылган автопоездлар авыруларны иртә диагностикалауга, ерак авылларда яшәүчеләргә сыйфатлы медицина ярдәмен күрсәтүгә кайтып кала.
Чир үзе турында ныклап белдергәнче үк ачыкланса аны дәвалау күпкә җиңелрәк һәм нәтиҗәлерәк. Авыруны иртә диагностикалау кайбер очракта кешенең гомерен дә саклап калырга сәләтле. „Сәламәтлек поездлары” шушы максаттан чыгып оештырылган да инде.Тәү чиратта, ул ерак авылларда яшәүчеләр өчен мөһим. Инвалидларга һәм пенсионерларга ничәмә чакрымнар үтеп, чират көтәсе юк.
Безнең районда „Сәламәтлек поездлары” үз эшләрен Түбән Сикияз авылында башлады. 24 һәм 25 июль көнне биредә ак халатлылар халыкның сәламәтлеген тикшерде. Беренче көнне үк 55 кеше тикшеренү үтәргә килгән иде. 26 июль көнне тутагачлылар өчен автопоезд эшләде. Көнозыны яңгыр яуганлыктан, биредә халык саны азрак булды. 29 июль көнне Ялангач авыл биләмәсендә яшәүчеләр өчен сәламәтлеген тикшерү форсаты тиде.
Дүрт көн эчендә „Сәламәтлек үзәгендә” 182 балтачлы сәламәтлек торышын тикшергән, ЭКГ үткән, кан һәм күз басымын, тән авырлыгын һәм башка параметрларын тикшергән. 120 кеше — флюорография, 56 хатын-кыз— маммография, 87 хатын-кыз акушер тикшеренүләре үткән.
30 июль көнне „Сәламәтлек поезды” Көндәшле авылында тукталды. Көндәшле авылында 60ка якын кеше сәламәтлеген тикшерергә килгән иде.
—Көндәшле, Рәхимкүл, Казанка авыллары халыкларының сәламәтлеген тикшерү, контрольдә тоту бурычы миңа йөкләтелгән, участогымда — 280 кеше. Авыл халкы картайды, мәктәптә укучылар саны да бик аз. Кан басымы, баш авырту, буыннар авырту белән интегүчеләр күп. Участок врачы Гүзәл Маликованы урындагы халык ярата. Безнең авыл район үзәгеннән 30 километр ераклыкта урнашкан, өлкәннәр өчен ерак ара йөрү дә авыр. Бүген күбесе килде, бу акция кирәкле, халык өчен уңайлы, —ди Көндәшле авылы фельдшеры Алсу Зиннәтуллина.
Көндәшледә участок табибы Гүзәл Маликова, врач-кардиолог Эмма Миңлегалиева, акушер Миләүшә Гыйззәтовалар халыкны кабул иттеләр. Рентгенолаборантлар Гөлфия Глимшина, Юлия Суфиярова, фельдшер Лиана Апканиева, шәфкать туташлары Гөлдәр Суфиянова, „Сәламәтлек үзәге” шәфкать туташлары Русалина Излянова, Надежда Кутлуметовалар заманча җиһазлар ярдәмендә халыкның сәламәтлеген тикшерделәр. Автопоездның иң соңгы тукталышы Иске Уразай авылы булды.
—„Сәламәтлек поездлары”ның мөһим бурычы — авыруларны иртә диагностикалау. Дүрт көн эчендә 21 балтачлыда тәү тапкыр— гипертония, 3 кешедә — шикәр диабеты, 18 кешедә — „начар” холестерин, 17 кешедә— симерү, 1 кешедә онкология авыруы булуы ачыкланды. Аларны иртә ачыклау сәламәтлек сагында торучылар өчен аеруча мөһим. Бу эшне оештыруда фельдшерларның да активлыгын аерым әйтәсе килә. Алар халыкка шалтыратып, барысын да алдан кисәтүчеләр. Акция чикләрендә райондашларыбыз заманча җиһазлар ярдәмендә сыйфатлы медицина тикшеренүе үтте, —ди үзәк район дәваханәсенең баш табибы Салават Гыйльметдинов.
Рифина НИГАМӘЕВА.
Газим ТАЛИПОВ фотолары.