Екатеринбург шәһәреннән Богдан авылына кунакка кайткан Азалия Зараева эше бу. Алты яшьлек кызчык шулкадәр авылны сагынып кайта. Малларны, кош-кортларны ярата. Җәйләрен Богдан авылына кунакка кайткач ул алар белән мәш килә. Аларны юындыра, ашата, чистарта.
Аларның яныннан бер минут та аерылмый. Кызчык алар белән бергә йокыга да китә. Ул аларны өендә карый. Берсеннән дә курыкмый. Клава исемле бакасы да бар. Керпе, куян, тавыклар — барысы да аның дуслары.
Шәһәрдә ул художестволы гимнастика белән шөгыльләнә. Призлы урыннар яулыйю
Чая, кызыксынучан кыз Азалия Заерова шулай дөньяны ача.