Иске Балтач. 31 июль - "Балтач таннары". 2019 – 2023 елларда Башкортстанда "Инвестиция сәгате" форматындагы утырышларда барлыгы 553 инвестпроект каралган.
- Без икътисадыбызга инвестицияләр җәлеп итү буенча үз өстебезгә амбициоз бурычлар алдык. Базаның даими үсүен исәпкә алып, күрсәткечләрне елдан-ел арттыру катлаулырак булачак. Әмма бездә башка вариант юк. Шуңа күрә инвестицияләр җәлеп итү һәр муниципалитет башлыгының төп бурычы булырга тиеш., – диде Республика Башлыгы, “Инвестиция сәгатьләре” утырышларында каралган мәсьәләләр үз эшен җәелдерергә теләүчеләр өчен ышанычлы ярдәм булырга тиешлеген билгеләп.
Радий Хабиров кушуы буенча "Инвестиция сәгате" очрашулары һәр районда һәм шәһәрдә үткәрелә, һәм нәтиҗәлелеген күрсәтә. Чөнки аларда каралган проектлар буенча җитештерү тармакларының яңадан-яңа юнәлешләре башлангыч ала.
Район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы Вадим Галиәкбәров сөйли:
“Балтач районы авыл хуҗалыгына махсуслашкан төбәк булгач, “Эшкуарлык сәгате” форматында узган утырышларда да күбрәк аграр сәнәгать комплексына кагылышлы сораулар белән мөрәҗәгать итәләр. “Эшкуарлык сәгате” – ул беренче чиратта авыл хуҗалыгы өлкәсендә үз эшен җәелдерергә теләк белдергән кешегә кирәкле мәгълүмат җиткерү мәйданы. Фермер хуҗалыгы оештырырга телиме ул, үзмәшгуль булып теркәлергә уйлыймы, кеше башта киңәш-табыш итә. Аннары үз проектын комиссия алдында яклый. Соңгы елларда барлыкка килгән фермер хуҗалыклары барысы да “Эшкуарлык сәгате” форматында узган утырышларда үз проектларын яклап барлыкка килгән кече предприятиеләр. Авыл хуҗалыгы товарлары җитештерү теләге булган йорт хуҗаларына адреслы социаль ярдәм күрсәтү мәсьәләсе дә “Эшкуарлык сәгате”ндә карала. Ел агымында ике гаилә мондый ярдәмгә ия булды. Гомумән, бу проектның авыл кешесенең мәшгульлеген күтәрүгә файдалы йогынтысы зур”.
2021 – 2023 елларда республикада берничә зур инвестиция проекты тормышка ашырылды. Болар исәбенә "Цемикс" җәмгыятенең Әбҗәлилдәге коры төзелеш катнашмалары җитештерү буенча завод төзүгә бәйле проекты (беренче этабы, 5,5 миллиард сум инвестиция), "Фармленд" компаниясенең "Фармленд – Терминал 1" логистик комплексын төзү инвестпроекты (1,2 миллиард сум), Авыргазы районындагы "Урожай" авыл хуҗалыгы предприятиесенең "Үсемлекчелекне үстерү" инвестпроекты (3,9 миллиард сум) һәм тагын да бихисап проектларны кертергә мөмкин. Алда авыл хуҗалыгы өлкәсендә зур проектларны гамәлгә ашыру нәтиҗәләренең шаһиты булачакбыз. Авыргазы районы Ишле авылы янында "Урожай" сөт комплексы , шулай ук Чакмагыш районы "Базы" авыл хуҗалыгы предприятиесендә, Мәләвез районы "Ашкадар" авыл хуҗалыгы предприятиесендә объектлар сафка кертеләчәк. . Инвестицияләр җәлеп итү максатында Башкортстанда махс ус икътисад зоналары булган биләмәләр (ОЭЗ) барлыкка килде. Резидентлар салым ташламаларына ия. Аларга административ процедуралар да гадиләштерелгән. Таможня мәсьәләсе буенча да эш җиңелләштерелгән. Бүген бездә Бәләбәй, Күмертау, Благовещен, Белорет һәм Нефтекама шәһәрләрендә өстенлекле үсеш территиорияләре булдырылган. Ул статуслы территорияларда да эшкуарлык алу бару өчен льготалы шартлар булдырылган.
"Инвестиция сәгате"ндә каралган күп кенә проектлар импортны алышгтырып, базарга җирле товарларны күбрәк чыгару мөмкинлеге тудырды.
Импортны алмаштыру дигәннән, Радий Хабиров шул өлкәдә эшчләүе "Уралинтех" компаниясе турында да белдергән иде. Анда сәнәгатнең төрле тармагында кулланылучы термореактив контактлы буяу чыгарыла. “Шушындый буяу белән буялган деталь хәтта космоска очырылган. Биредә хәзер югары технологияле линияне эшкә кушарга әзерләнәләр. . "Инвестиция сәгате" форматындагы очрашулар бизнес белән хакимият арасындагы тыгыз бәйләнешне дә күрсәтә. Ә "Инвестиция сәгате" – Башкортстанның инвестиция сәясәтенең төп инструментның берсе һәм Русиядә иң яхшы тәҗрибә дип табылган. Тап шундый утырышлар оештыру безнең республиканы инвестицияләр буенча лидер төбәкләр исемлегенә киндерүгә булышлык иткән дә инде.
2019 – 2023 елларда "Инвестиция сәгате" форматындагы утырышларда барлыгы 553 инвестпроект каралган. Аларның гомуми хакы 1 1012,8 миллиард сум тәшкил итә. 81 323 яңа эш урыны булдыру күзаллана. Агымдагы елның 1 гыйнварына Башкортстанның файдалы инвестиция проектлары исемлегендә 340 проект булган (гомуми суммасы – 836,8 миллиард сум, 34,8 мең яңа эш урыны). Биш елда гамәлгә ашырылган проектларга инвесторлар 201,6 миллиард сум акча салган, 6748 яңа эш урынын булдыралар. Республикада инвесторларга салым ташламасы, инженер инфраструктурасы төзү чыгымнарын, агросәнәгать комплексы объектларын яңартуга субсидиялау бар. Былтыр БР Башлыгы кушуы буенча Башкортстанның файдалы инвестпроектларны гамәлгә ашыручы инвесторларга дәүләт ярдәме күрсәтү процедурасы кулайлаштырылган. Моңа кадәр кирәкле документлар исемлеге 18 пункттан торса, хәзер ул өчәүгә калдырылган (гомуми алганда бу – инвесторның декларациясе), ташлама бирү яки җир бүлү буенча карар чыгару вакыты да ике тапкыр кыскартылган. Шулай ук дәүләт ярдәме алу өчен инвестициянең минималь күләме буенча чикләү һәм финанслауны раслау таләбе бетерелгән.