Барлык яңалыклар
Новости
26 июль , 16:52

Тел милләтне саклый, ә милләт телне яклый

Мари милләте вәкилләренең район Хакимиятенең утырышлар залында узган җыенында сүз шул хакта барды.

Тел милләтне саклый, ә милләт телне яклый
Тел милләтне саклый, ә милләт телне яклый

Милләтебезне үзебез сакламасак аны кем яклар? Тел милләтне саклый, ә милләт телне яклый.  Башкача улырга тиеш түгел. Без бердәм, тату булыйк, мәдәниятебезне, йолаларны, гореф-гадәтләрне  саклап киләчәк буынга җиткерик, дигән фикер мари халыклары җыелышының төп фикере булды. „Мари милләтеннән булган кешеләр  саны күп түгел, безгә  берләшергә, бер-беребез белән аралашу өчен махсус сайтлар булдырырга кирәк”,— дигән фикерләр яңгырады. Чынлап та  безнең районда мари авыллары ялгышмасам 13 кенә. Мари теле туган тел буларак биш мәктәптә, атап әйткәндә Иске Балтач 1нче, Түбән Иванай, Түән Сикияз, Шәвúяды урта, Мишкә башлангыч мәктәпләрендә укытыла. Районда  164 укучы мари телен өйрәнә. Мари милләтеннән булып та туган тел итеп рус телен өйрәнүчеләр күбәйгән. Бу  хакта аерым чыгыш ясаучылар борчылыу белдерде. Әмма эш санда түгел. Эш теләктә. Җыенга килгән кешеләр үз милләте, аның киләчәгә өчен янып-көючеләр.

„Эрвел марий”  мари милләте мәдәнияте җәмәгать оешмасы рәисе Альфина Алексееваның  чыгышында мари халкы никадәр үз йолалары, гореф-гадәтләре белән горурланганы чагылыш тапты. Балтач марилары төрле дәрәҗәдәге конкурсларда, бәйгеләрдә җиңү яулаганнары аларның никадәр телен, мәдәниятен хөрмәтләвен күрсәтә.

Мари мәдәниятен пропагандалауда авыл клубларының роле зур. Үзешчән сәнгать осталары район, республика конкурсларында катанышп, җиңүләр яулый. Янтимер авылы клубуның „Пеледыш” анасамбле (җитәкчесе Игнат Ильбарисов), Түбән Иванай авылының „Арвий” ансамбле (җитәкчесе Альбина Янгирова),Югары Янактай авылы клубының „Саскавий” фольклор ансамбле (җитәкчесе Нина Ямурзина) „Уярня” фин-угор халыкларының региональ фестивлендә  3,2, 1 дәрәҗә дипломант исемнәренә лаек булганнар. Магашлы-Алмантай авылы клубының Ужара ансамле (җитәкчесе Альфина Алекссева) , Мишкә авылының „Ош пеледыш”  фольклор ансамбле   (җитәкчесе Мария Захарова)  „Ший кандыра” („Көмеш җепләр”) IX регионара конкурста катнашканнар. „Ужара” ансамбле „Милли костюмны стилизацияләгәне өчен” номинациясендә җиңү яулады.

„Батырша” авызы  республика этнофестивале чикләрендә „Ялан ашы” конкурсында Петр Абдулов лаеклы чыгыш ясады. Шундый актив кешеләр булганда  мари халкы мәдәнияте, теле ары таба да үсәр.

Төп сорау мари халкының Йошкар-Ола шәһәрендә узачак XII съездына делегат сайлау булды. Төрле кандидатуралар тәкúдим ителде.Әмма араларында  Түбән Иванай мәктәбе укытучысы Надежда Беляева иң күп тавыш җыйды. Съезд эше агымдагы елның 31 октябреннән 2 ноябрьга кадәр барачак. Яшьләр өйрәнеп кайтсын, киләчәктә грантлар отырга язсын дигән теләктә таралышты мари халкның иң актив вәкилләре.

Тел милләтне саклый, ә милләт телне яклый
Тел милләтне саклый, ә милләт телне яклый
Тел милләтне саклый, ә милләт телне яклый
Автор:Рифина Нигамаева
Читайте нас: