Барлык яңалыклар
Новости
26 июль , 21:44

Булды бу: ЮХХДИ бүлекчәсенең элекке начальнигын кулга алганнар

“Яхшы” гына акча эшләү юлын тапкан булган...

Булды бу: ЮХХДИ бүлекчәсенең элекке начальнигын кулга алганнар
Булды бу: ЮХХДИ бүлекчәсенең элекке начальнигын кулга алганнар

Әлшәй районы суды ЮХХДИның элекке начальнигына карата җинаять эше буенча хөкем карары чыгарган.

БР Прокуратурасы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 2022нче елның февралендә гаепләнүче “ГАЗ” машинасын сатып алган һәм аны транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән танышына пассажирлар йөртү өчен биргән.

2022 елның мартыннан 2024 елның мартына кадәр җинаять эше фигуранты әлеге эшчәнлектән яхшы гына табыш алган. ЮХХДИ хезмәткәрләре бу машинаны юлда туктатмаганнар, тикшермәгәннәр.

Чираттагы акчаларны водитель тарафыннан ЮХХДИ начальнигына тапшырганда кулга алганнар да аны.

Гаепләнүче үз гаебен таныган. Суд аңа 2 елга сынау срогы белән шартлы рәвештә 4 елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләгән.

Автор:
Читайте нас: