Барлык яңалыклар
Новости
26 июль , 12:16

Биш балалы гаилә йортсыз калган

Бәла агач башыннан йөрми шул...

Биш балалы гаилә йортсыз калган
Биш балалы гаилә йортсыз калган

Башкортстанда күп балалы гаилә янгын аркасында йортсыз калган.

Күңелсез хәл Зилаер районының Юлдыбай авылында булган: күп балалы гаилә яшәгән йортта янгын чыккан. Ялкын бүрәнә йортны һәм җәйге кухняны ялмап алган.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, йортта биш баласы белән әни кеше яшәгән. Бәхеткә, аларның берсе дә зыян күрмәгән. Әлегә гаилә туганнарында яшәячәк.

Янгынның сәбәбе һәм килеп чыккан хәлнең шартлары ачыклана.

Автор:
Читайте нас: