Барлык яңалыклар
Новости
26 июль , 09:41

Артур Хәсәнов ялга кайткан

"Киек каз юллары" җыры белән танылган Артур Хәсәнов ялга кайткан

Илеш районы егете 2022 елның октябрь аенда мобилизациягә эләккән иде. Хәрби әзерлек узган вакытта ул  «Киек каз юллары»н башкарып, таң калдырды.

Җыр Филүс Каһиров репертуарыннан.  Артурның тавышын ишетеп: «Филүстән дә шәбрәк җырлый», – диючеләр дә булды. Филүс Каһиров үзе дә аның башкаруын югары бәяләде, концертына да чакырды. 

Һәм менә Артур Хәсәнов чираттагы кыска вакытлы ялына кайткан.

«Отпуск! Ниһаять! Берничә сәгатьтән Уфада булачакмын», – дип язган ул социаль челтәрләрдә.

Инде бөтенләйгә исән-сау кайтырга язсын!

Автор:Резеда Галикәева
 Чыгаенак: Кызыл таң
Автор:
Читайте нас: