Барлык яңалыклар
Новости
25 июль , 20:30

Югары Карыш авылындагы социаль приютта аралашу

Бүген, 25 июль көнне, "Гаилә" үзәге хезмәткәрләре Югары Карыш авылындагы социаль приютта булып, сабыйлар белән җылы аралашу оештырды

Югары Карыш авылындагы социаль приютта аралашу
Югары Карыш авылындагы социаль приютта аралашу

"Минем белән уйна әле!". Бу сүзләрне ата-аналар сабыйлары тарафыннан бик еш ишетә. Аруларын онытып, дөнья мәшакатьләрен артка куеп, әти-әниләр аз гына уйнасалар да балалар зур шатлык хисләре кичерә. 

Бүген, 25 июль көнне, "Гаилә" үзәге хезмәткәрләре Югары Карыш авылындагы социаль приютта булып, сабыйлар белән җылы аралашты.

Гаилә клубы кысаларында оештырылган чарада хезмәткәрләр биредә тәрбияләнүче сабыйларга җылылык бүләк итте.

Алар өчен төрле уеннар үткәрелде.

 "Гаилә" үзәге хезмәткәрләре аларга бүләкләр өләште.

 Мондый аралашу ике як өчен дә күтәренке кәеф, матур мизгелләр алып килде.

 

Автор:Рифина Нигамаева
Читайте нас: