Барлык яңалыклар
Новости
25 июль , 18:23

Укроп пастасы ясыйбыз

Кышкылыкка укроптан паста ясыйбыз. Универсаль ризык бәрәңге измәсе, макароннар белән бик тәмле була.

Укроп пастасы ясыйбыз
Укроп пастасы ясыйбыз

Аны әзерләү  өчен сабаклары белән бергә (1/2 кг) яңа гына түтәлдән өзелгән укроп кирәк. 

 Укропны яхшы итеп  юарга һәм киптерергә.

3-4 өлешкә кисеп, блендерга салырга. Шунда ук 20 г тоз, 10 г шикәр, ярты лимон цедрасы, 2 кашык лимон согы, 50 г тазартылнан сарымсак, 300 мл үсемлек мае өстәгез.

Барлык компонетларны  блендерда бер төрле паста хәленә кергәнче вакларга. 

Әзер хуш исле пастаны чиста 250 г банкаларга салабыз, тулганчы 2-3 см буш калдырабыз.

 Өстән пастага бер см катлам үсемлек мае салып, капкачлар белән ябып,   төреп куябыз. 

Автор:
Читайте нас: