Нуриман районының Яңа Күл авылында 82 яшьлек әбиләре белән бергә яшәүче биш балалы гаиләне фаҗигадән янгын хәбәрчесе коткарып калган. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.
кергән. Берникадәр вакыттан соң кухняда янгын хәбәрчесе эшли башлаган. Хатын йөгереп килеп, аш бүлмәсенең төтен эчендә булуын күргән.
Бәхеткә, майлы табага ут кабып өлгермәгән. Күпбалалы ана тиз генә өйне җилләткән. Бу вакытта балалары да, әнисе дә өйдә булган.
Мини-сиреналар кешеләрне тиз арада янгын турында кисәтә һәм алар бинадан вакытында чыгып өлгерә ала. Өйләрегезгә янгын турында хәбәр бирүче мини-сирена куярга вакыт кызганмагыз, әти-әниләр. Аның батарейкасын вакытында алмаштырырга онытмагыз.